Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шагыйрь һәм музыка

Шәһәребезнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашында зур концерт-тамаша булды.

«Шагыйрь һәм музыка» - әнә шулай исемләнгән Муса Җәлил исемендәге халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең быел безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел.

«Арт-Линия» сәнгатькә яр-дәм фонды «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестивален Муса Җәлилне һәм җәлил-челәрне искә алу көнендә башлап җибәргән. Быел икенче тапкыр оештырылган фестивальнең географик киңлекләре арта бара икән. Әлмәт җирлегеннән дә катнашучыларның шактый күп булуы сөендерә.

Җәлилнең шигырьләре... Аларны «Шагыйрь һәм музыка» II халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләре башкарды. Шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләре Н. Римский-Корсаков, Ф. Крейслер, К. Шуман, С. Рахманинов, Л. Бетховен, шулай ук М. Мозаффаров, Р. Курамшиннарның музыкаль әсәрләре белән баетылып бирелде. Герой-шагыйрьнең шигырьләрен укучы егетләр сәхнәгә хәрби киемнәрдән чыгып баскач, тәннәр чымырдап китте. Егетләрнең «Аяксыз», «Эз», «Аталар һәм балалар», «Дару», «Хәнҗәр» шигырьләрен укыганда йодрыкларын төенләп, герой образы тудыруда илдә барган бүгенге вәзгыять тә уйланырга мәҗбүр итәдер дигән фикер килә. Кызлар да ул чактагы кебек озын, кояш итәкле күлмәкләрдән «Ышанма», «Төш», «Истә», «Бәхет», «Яра» шигырьләрен җиренә җиткереп укыдылар.

Соңыннан Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестиваленең сәнгать җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Минзифа Әхмәтшина,
язучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса