Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Күңелем бизәкләре»

27 гыйнвар көнне Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Тәрбияле бала - ил терәге» темасына тәрбия дәресе үтте.

Дәрес 2023 елның Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу, мәктәптә әхлак тәрбиясе ункөнлеген йомгаклау чарасы буларак әзерләнде.

Дәрестә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Габделкави кызы Гыймранова, Мәмәт Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, сыйныф укучылары катнашты.

Очрашу мәктәп директорының чыгышы, укучыларның сәламләү концерт номерлары белән башланды. 5 нче сыйныф укучысы Амилия Солтанова башкаруында «Авылым» татар халык биюе, 5-6 нчы сыйныф укучыларының яңа технологияләр белән эшләгән «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт-1» темаларына проектлар яклавы, кашыклар белән татар халык көйләрен уйнау, Айгиз Ихсановның дәртле итеп «Өздереп бер карадың да» җырын башкаруы кичәне тагын да ямьләп җибәрде.

 

Тәрбия дәресенең төп өлешендә Диләрә Гыймранова укучыларны «Күңелем бизәкләре» җыентыгы белән таныштырды. Милли бизәкләргә нинди мәгънә салынуын, аларның нәрсә аңлатканын тарихи чыганакларга таянып, дәлилләп сөйләп бирде. Сөлгеләрдәге кайбер бизәкләрдә гаилә шәҗәрәсен күреп булу турындагы фикерләре белән бүлеште.

 

Укучылар әңгәмәгә бик теләп кушылдылар һәм үз фикерләрен дә җиткерделәр.

Шулай ук кичә барышында китап күргәзмәсе, укучыларның гаилә шәҗәрәләреннән төзелгән күргәзмәләр дә эшләде.

Тәрбия дәресен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Н. Ситдыйкова, Г.Ф. Миннегалимовалар әзерләде.

Тәрбия чарасы бик үтемле булды. Укучылар яңа мәгълүмат алдылар, музей эшчәнлеге белән таныштылар, рухи яктан баеп, татар халык милли бизәкләренең серләренә төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса