Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры Петрозаводск сәхнәсендә спектакльләр күрсәтәчәк

Әлмәт драма театры икенче ел рәттән «Зур гастрольләр» программасына эләккән.

Узган ел программа нигезендә Тольяттиның "Колесо" театры белән алмашу гастрольләре узды, ә 2023 елда коллективның Петрозаводск театры белән мәйданчыклар алмашу теләге туган.

Көз көне артистлар Карелиядә «Җил артыннан» (соңгы елның иң титуллы спектакле), «Киребеткән» (Шекспир комедиясенә заманча караш) һәм «Маленький Мук» әкиятен күрсәтергә планлаштыралар.

Узган ел әлмәтлеләр заманча драматургия буенча театр лабораториясендә катнаштылар. Чара Карелиядәге милли театр базасында узды. Әлмәт һәм Петрозаводск коллективлары дуслашырга өлгерделәр. "Зур гастрольләр" тагын ике шәһәрне тоташтырачак.

Программада катнашу өчен барлыгы 477 гариза кабул ителгән. Эксперт комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча яртысы төшеп калган.

Мәдәният министрлыгы проекты булган бөтенроссия гастроль — концерт планы-мәдәният учреждениеләре, иҗат коллективлары һәм вузлар гастрольләрен нәтиҗәлерәк үткәрергә һәм киңрәк территорияне колачларга мөмкинлек бирә.

 

Фото: Әлмәт драма театры

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса