Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Хакимият өчен курку уята торган халык герое»

Владимир Высоцкий (1938-1980) - совет шагыйре, бард-башкаручы, прозаик, композитор, театр һәм кино актеры.

Халык мәхәббәтен яулаган һәм бай мирас калдырган шәхес. Аның 800 дән артык җыры һәм шигыре, кинофильмнарда 30, театрда башкарган 20 роле һәм тәмамланмаган проектлары күп. Җырлары эчкерсез, шигырьләре ихлас күңелдән язылган, ул җанлы һәм якты образлар тудырды, һәрвакыт тамашачыга мөрәҗәгать итте, аның белән бер телдә сөйләште. Шуңа күрә аның әсәрләре әле дә актуаль һәм тыңлаучылар өчен якын булып калды.

Кыю фикер иясе, туры сүзле В. Высоцкийны башкалада гына түгел, ерактагы татар авылларында да тыңлыйлар иде. Бүген аны ничек хәтерлиләр һәм нәрсәләр әйтә алалар икән?

 

Инсаф Исламов, 75 яшь:

- Ул елларда мин Мәскәүдә идем. Уникум. Бөтен тәрәзәдән аның җырлары яңгырый иде. Әле дә фотолары, пластинкалары, аның турындагы китаплар саклана. Каберендә дә булдым. Гражданлык позициясе нык булган көчле шәхес иде.

Людмила Аланлы, 41 яшь:

- Мин Высоцкийның аерым җырларын яратам. Мәсәлән, «Утренняя гимнастика», мәхәббәт турында. Сугыш турында язылган җырларын тыңламыйм. Җырлары уйландыра торган, һәрберсе үзен-чәлекле.

 

Артур Ибраһимов, 33 яшь:

- Высоцкийның иҗаты белән җентекләп кызыксынганым юк. Документаль кинолар караганым бар, кызыклы шәхес. Танышларым арасында да аны аерым тыңлаучылар юк.

 

Резедә Фәтхетдинова, 50 яшь:

- Мин үзем игътибар итеп тың-лаганым юк, ирем тыңлый. «Сүзләре бүгенге көнгә туры килә, тормышның төрле яклары турында сөйли», ди.

 

Лидия Старшинина, 79 яшь:

- Высоцкийның җанатары булмасам да, аның театр, музыка, поэзия өлкәсендәге күпкырлы иҗатына зур хөрмәт белән карыйм. Бу бунтарь, алдан күрүчән, хакимият өчен курку уята торган халык герое. Ә поэзиясе, минемчә, бүген дә актуаль.

Люция Лотфуллина, 50 яшь:

- Гафу, моңа кадәр тыңламый идем. Сез сорагач, тыңлап карау теләге уянды.

Инсаф Абдулла, 60 яшь:

- Уңай фикердә торабыз. Иҗатына мөкиббән китмәсәм дә, «жираф большой, ему видней» һ.б. сүзләре гыйбрәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса