Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тылсым илендә

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцертлар залы чираттагы тапкыр музыка сөючеләрнең очрашу урынына әйләнде.

Бу юлы әлеге күркәм чарага җыелучыларны Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары үз чыгышлары белән тылсымлы музыка дәрьясында йөздерделәр.

Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган, хәзерге вакытта республиканың музыкаль кадрларын әзерләүче төп уку йорты булган Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Попов 2011 елдан башлап «Аккордеон феериясе» конкурс-фестивален үткәрә. Шул дәвердә аның тырышлыгы белән Татарстанның һәм Россиянең иллегә якын шәһәреннән дистәләрчә мең тамашачылар талантлы аккордеончылар һәм оста баянчылар белән таныштылар, күренекле ком-позиторларның шедеврларын ишетү бәхетенә ирештеләр.

Үзенең туган шәһәренә исә ул талантлы студентлар һәм коллегалары Артур Ларин, Максим Осянин, Кристина Ларина, Рамазан Гыйниятов, Илназ Дудкин һәм Сәйдәш Фахразиевларны алып килгән иде.

Музыкантлар классик әсәрләрне дә, эстрада әсәрләрен дә теләп башкардылар. Европа һәм рус көйләре белән беррәттән, татар композиторларының да моңлы әсәрләре яңгы-рады. Программага татар авторларының иҗат җимешләре дә кертелгән иде. Нәҗип Җиһановның исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Педагог, композитор, ХХ гасырның бөек музыканты 40 елдан артык Казан консерваториясенә җитәкчелек иткән, бүген әлеге уку йорты аның исемен йөртә.

Хәзерге яшь музыкантлар үз репертуарларына тагын бер күренекле баянчы - Рамил Курамшин әсәрләрен бик теләп кертәләр. Башкаручылар аның эшкәртүендәге данлыклы «Әпипә»не узган ел азагында вафат булган музыкантның якты ис-тәлегенә багышладылар.

Рамазан Гыйниятов гармунда татар халык көйләрен башкарганда тамашачылар биеп китүдән чак тыелып тордылар. Ул гармунчылар даирәсендә тиз арада зур популярлык казаныр дип өметләнәбез. Талантлы яшь музыкант гармунда да, баянда да өздереп уйный. Аның искиткеч осталыгы беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр.

Концертка килгән барлык музыка сөючеләр чираттагы әкияти тамаша өчен Антон Поповка рәхмәтлеләр. Ә музыкантлар үзләре исә үз чиратларында компания җитәкчелегенә, «Татнефть» Хәйрия фондына нефтьчеләр каласында гына түгел, республикадагы иң яхшы концерт залларының берсендә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Наилә Ганиева
«Нефтяные вести»
№3, 25.01.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса