Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Мин әле дә Сезгә дәшәм»

Театр Татарстанның халык артисты Ләлә Садыйкованы искә алды.

Нәрсә генә дисәң дә, җыр кала шул. Синең йөрәк тибешең, җан сулышың булып еллар аша бүгенгегә килеп җитә, киләчәккә китә.

Безне театр музее-ның (арт-мәйдан) ишеге төбендә көмеш тавышлы Диләрә һәм затлы, бәрхет тавышлы Айзил Фазлыевлар каршы алды. Ак ишекне алар ачтылар. Һәм әлеге мәйданчыкка гына сыеша алмаган моң бөтен театрга таралды. Аның тавышы, аның моңы... Әлмәт театрының легендасы, Татарстанның халык артисты Ләлә Махиян кызы Садыйкова моңы!

Тирән психологизм белән сугарылган зур масштаблы образлар иҗат итеп, сәхнәдәшләре, тамашачылар күңелендә тирән эз калдырган артист ул. Шуңа да аның белән бер сәхнә тузанын «иснәгән» Р. Салихова (Тат.хал.арт.), К. Вәлиев (Рос.атк.арт.), Л. Солтанова (Тат.хал.арт.), Р. Таһиров (Тат.хал.арт.), А.Харисова (Тат.атк.арт.) рәхәтләнеп, кинәнеп, истәлекләре белән уртаклаштылар, искә алу кичәсенә җыелганнарны шул чор мохитына алып кайттылар.

- Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, атлап йөрешләре генә дә үзе бер дәрес иде. Үкчә белән йөри торган артистка уйныймы бүген, дип сорыйлар иде, - ди Камил ага Вәлиев. Һәркем ниндидер кызыклы очрак, аның ярдәмчел, телгә, сөйләмгә игътибарлы булуы турында сөйли. Ә барының да сүзе Ләлә Садыйкованың моңына, аның ялгыз гына җыр башкаруына кайтып кала.

Ул җан өргән Тәнзилә («Тальян моңы», Ш. Бикчурин), Җир-ана («Анам кыры», Ч. Айтматов), Әби («Яшьлегем - җүләрлегем», Т. Миңнуллин) һ.б. рольләр тамашачылар күңелендә дә шулай яшидер. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки аның нык ихтыяр көченә ия, дәртле, гайрәтле героинялары эчке һәм тышкы матурлыклары ягыннан кабатланмас, колоритлы булулары белән аерылып торалар.
 

Моны кичәнең сценарий авторы, Татарстан-ның атказанган артисты Н. Мифтахетдинова нечкә тоемлап, Г. Афзал шигырьләре белән үреп бирде.

Ә безне җыр, Ләлә җыры озата чыкты. Афәрин, театр!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса