Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Урсалыда яшәүчеләр Яңа елга әзерләнә

Балаларны Яңа ел белән котларга Кыш бабай килде.

 Урсалыда  яшәүчеләр Яңа ел бизәлешен булдырды. Мәдәният йорты янында бәйрәм чыршысы ачылды. 10 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә белән берлектә балаларны Яңа ел белән котлады.

Балаларга шәһәр чараларында иҗади чыгышлары өчен дипломнар тапшырылды.

"Балаларны тәм – том белән сыйлыйбыз, барысы да канәгать калачак һәм бүләксез калмаячак",-дип ышандырды Урсалы микрорайонындагы 22 территориаль иҗтимагый үзидарәрәисе Дилбәр Яматова.

Яшүсмерләр клубларында һәм мәдәният йортына йөрүчеләр  Яңа ел агачын үзләре ясаган уенчыклар белән бизәгән.  Балаларны кышкы бәйрәмнең төп персонажы – Кыш бабай да котлады.

Урсала мәдәният йортында бәйрәмнәр Яңа ел каникулларында да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса