Әлмәттә яңа мурал пәйда булды
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яңа мурал пәйда булды

Мурал автовокзал артында, Автомобильчеләр, 4а адресы буенча урнашкан.

Ул «Алтын алмалар турында  әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында рәссам Владимир Абих тарафыннан ясалган. «Главное не повторяться» («Иң мөһиме кабатланмаска») дип атала.

2022 елгы сезонның  мураллар сериясендә әлеге эш 28 метрга якын озынлыкта.

60 нчы елларда Чупай ташыннан төзелгән бина склад ролен үти. 2022 елда «Татнефть» инициативасы белән мәйданчыкны һөнәрчелек белән шөгыльләнү өчен үзгәртеп корырга булганнар.

Программа кысаларында монда  "Татнефть" компаниясе арт-резиденция һәм шәһәр халкы өчен ачык остаханәләр ачачак, анда чит шәһәрләрдән килгән рәссамнар да булачак. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте