Әлмәттә нефтьчеләр көнендә Григорий Лепс һәм Баста чыгыш ясаячак
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә нефтьчеләр көнендә Григорий Лепс һәм Баста чыгыш ясаячак

Әлмәтлеләрне нефтьчеләр көнен бәйрәм итәргә чакыралар.

Нефтьчеләр көненә багышланган концерт 3 сентябрь көнне Әлмәттә узачак. (6+)

Чараның кунаклары - җырчы, композитор Григорий Лепс һәм рэпер, "Голос" тапшыруы жюрие Баста (Василий Вакуленко).

Чара "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында узачак һәм бәйрәм салюты белән тәмамланачак.