Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Рухият»тән - яңа китаплар

«Татнефть»нең «Рухият» программасы китап сөючеләргә ике яңа китап тәкъдим итә: Хәниф Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?» повестьлар һәм Фәүзия Солтанның «Нигез сагышы» дигән шигырьләр җыентыгы.

Сарманда туып-үскән Хәниф Хәйруллинның зур әдәбиятка юлы журналистикадан башланып китә. Өч дистә елдан артык ул Сарман һәм Буа район газеталарында бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли. Ул редакциягә килгәч, район газеталары җанланып китә. Басмаларда әдәби битләр, юмор-сатира, «Чаян» почмаклары, фельетоннар дөнья күрә. Сарманда, мәсәлән, Хәниф Хәйруллин җитәкләгән хатлар бүлеге яшь каләм тибрәтүчеләрнең Мәккәсенә әверелә. Бүгенге көндә танылган Клара
Булатова, Дамир Гарифуллиннар иҗатының
чишмә башы нәкъ биредә башлана.

Әдәбият өлкәсендә ул үзен төрле жанрларда сынап карый. Очерклары һәм хикәяләре, балалар өчен язылган «Тылсымлы таяк серләре» маҗаралар повесте укучыларда зур кызыксыну уята.Аннары инде күләмлерәк әсәрләргә - повестьларга алына. Хәниф Хәйруллин повестьларында республика тормышында булган күмәкләшү, халык хуҗалыгын торгызу, авыл хуҗалыгының чәчәк ату чорлары чагылыш таба. «Улларым, сез кайда?» җыентыгына өч повесть һәм каләмдәшләренең хатирәләре кергән.

Фәүзия Солтанның (Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина) шигърияткә юлы шактый озын. Авыл китапханәсе мөдире, колхозның комсомол оешмасы башлыгы, Казандагы микробиология фәнни-тикшеренү институтының канцелярия бүлеге мөдире, «Спортлото»ның Урта-Идел зона идарәсе бүлеге өлкән инструкторы, «Ак Барс» хоккей клубы администраторы - булачак шагыйрәнең хезмәт юлы шундый. Әдә-биятка соңлап килеп керсә дә, үз укучыларын табып, аларга үзенең сүзләрен ишеттерергә өлгерә. 2019 елда ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәбия премиягә лаек була.

Казан федераль университеты профессоры Нурия Йосыпова сүзләренчә, Фәүзия Солтан шигърияте - аның күңел лирикасы.  Шигырьләрендә - дуслык һәм мәхәббәт, милләт язмышы турында уйланулар.

Ике җыентык та киң катлам укучыларга исәпләнгән.

 

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса