Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музеенда «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясе уза

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда 14 февральдән 19 февральгә кадәр «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясе уза.

Ул булган коллекцияләрне тулыландыру, яңа экспозицияләр һәм күргәзмәләр төзегәндә алынган материалларны куллану максаты белән оештырыла.


Бу көннәрдә әлмәтлеләр  музейга тарихи әһәмияткә ия булган коллекцияләр, фотографияләр, архив документлары, китаплар, көнкүреш һәм этнография предметларын бүләк итә ала. Музейга спонсорлык ярдәме дә күрсәтергә мөмкин.

Нәкъ менә әлмәт халкының бүләкләре, оешма һәм предприятиеләр экспонатлары шәһәр музее тууга этәргеч бирде. Сез "Бүләк итү" традициясен дәвам итә аласыз һәм сезнең исемегез "Бүләк итүчеләрнең мактаулы китабы"на язылачак.


Ничек моны эшләргә? Әгәр дә сез музейга килә алмасагыз яки зур габаритлы экспонат әзерләсәгез, музейга шалтырата аласыз. Фотографияләр, документлар сканын электрон почтага җибәрергә мөмкин: zvinera@yandex.ru.  Кем сурәтләнгән, фотосүрәт елы һ. б. мәгълүматны теркәргә кирәк.


Акциядә катнашучылар өчен «Эксклюзив», «Иң борынгы», «Чор предметы», «Иң беренче» номинацияләре игълан ителде.


Адрес: 423450, Әлмәт шәһәре, Тынычлык ур., 1, тел. (88553)22-04-22
10:00-17.00 сәгатьләрдә (якшәмбедән тыш)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса