Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узачак
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узачак

Зона этаплары Татарстанның 10 шәһәрендә узачак.

Татарстанның 10 шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары узачак. Сайлап алу турлары Әлмәттә дә узачак – алар 25-27 февральгә туры килә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Анда аерым коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәр башкаручылар да катнаша ала. Барлыгы җиде номинация булачак. 

Татарстанда эпидемиологик хәл аркасында сайлап алу турларында тамашачылар булмаячак. Барлык теләүчеләр дә чараны онлайн-режимда карый алалар.

"Без инде бик күп гаризалар кабул иттек. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә. 22 ел эчендә "Созвездие-Йолдызлык" республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам", – дип билгеләп үтте фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.


7 февральдән фестивальгә әзерлек кысаларында мастер-класслар башланачак.

Суперфинал апрель аенда Казанда узачак. Гала-концерт, традиция буенча, 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.