Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Кукмарада узган итек фестивалендә номинациядә җиңү яулады

 Кукмара үзәгендәге мәйданда «Итек фест» дип аталган итек фестивале узды.

Биредә җырлы-биюле бәйрәм, итек, кул эшләнмәләре, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, сувенирлар ярминкәсе оештырылды. Фестивальнең иң мавыктыргыч чарасы — төрле район командалары арасында ярышлар иде.

Фестивальдә ярышырга Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Әлмәт районнарыннан командалар килде. Ярышның беренче өлешендә иҗади осталыкны күрсәтү булса, икенчесендә — спорт уеннарында көч сынашу иде. Ярышның хикмәте ике өлештә дә бер үк кешеләр катнашуында булды. Биредә җиңү өчен катнашучылардан иҗади осталык та, физик көч тә таләп ителде.

Беренче бирем сәхнәдә үз командаңны итек белән бәйле рәвештә кызыклы итеп тәкъдим итү иде. Икенчесе — тамашачыларга җыр, яки бию бүләк итү булды. Аннары итекле спорт ярышлары китте. Мәсьәлән, итек киеп аркан тартышу, киез итекне еракка ату, кәшәкә таягы белән итек араларыннан теннис тубын тизлеккә тәгәрәтү, бәйләнгән аяклар белән парлап йөгерү кебек уеннарны карарга күп тамашачы җыелды. 

Әлмәт районының "Елмай" командасы "Иң иҗади команда" номинациясендә җиңү яулады. 

Командалар диплом һәм итек фабрикасы кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса