Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт картиналар галереясендә "Арт гостиная" узды

Киләсе чара алдагы елның февралендә генә булачак.

Кичәнең темасы «Кышкы фантазия» иде. Репертуар Яңа ел кәефен булдыруга гына юнәлтелмәгән. 2021 елның туган телләрне саклау елы булуы да исәпкә алынган. Шуңа күрә төрлехалыкларны мәдәниятеннән композицияләр яңгырады. Мәсәлән, Инна Калита җитәкчелегендәге хор украин халык җырын башкарды. Мондый камера составында хор беренче тапкыр чыгыш ясады.

«Камера составы ул җайлырак, мобиль. Аларга җитәкчелек итү җиңелрәк. Ул күпкә компактный, оештырылган. Әлеге чара өчен бу идеаль вариант», – дип фикерләре белән уртаклашты академик катнаш хор җитәкчесе Инна Калита.

Вениамин Юлдашев Ватан турында җыр белән чыгыш ясады. 

Киләсе "Арт-гостиная" ике айдан соң гына булачак. Сәбәбе шунда ки, гыйнвар аенда музыка көллияте студентлары каникулларда булачак. Киләсе елга оештыручының планнары зур, чөнки 2022 елда юбилей, йөзенче очрашу булачак.

"Безнең унынчы очрашуыбыз булганда, биредә чын бал булды. Бездә камера оркестры уйнады һәм без барыбыз да биедек. Моны яңадан торгызуыбызны телим" ,- дип хатирәләре белән уртаклашты чараны оештыручы Наталья Попова.

Февральнең беренче пәнҗешәмбесендә киләсе «Арт-гостиная» булачак. Ул Яз һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса