Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә джаз кичәсе узды

Концерт «Яңа исемнәр» фондыннан стипендия тапшыру белән башланды.

Концерт музыкантларга ярдәм итү өчен булдырылган «Яңа исемнәр» фондыннан стипендияләр тапшырудан башланды. Педагогларны махсус дипломнар белән билгеләп үттеләр. Тантанадан соң концерт башланды.

Денис Мацуев классик музыкант буларак күбрәк билгеле булуга карамастан, концерт «Дуслар даирәсендә Джаз» дип атала.  Программада импровизацияләр, экспериментлар, хулиганлык күп, - дип билгеләп үтте маэстро үзе. Репертуар төрле иде. Мәсәлән, «Полет шмеля»ны думбрада уйнаганнарын ишетергә мөмкин булды.  

Денис Мацуев Әлмәттә дүртенче тапкыр чыгыш ясады. Аның барлык концертлары «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса