Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Җил артыннан" спектакле белән 77нче сезон ачылды

Чарада "Ел актеры" премиясе лауреатлары да игълан ителде.

"Бәйрәм кунаклары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады. Тантаналы чарада Роза Әфләтунова “Ел актеры” премиясе ияләрен игълан итте. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов hәм Энҗе Сәйфетдинова лаек булды. Дамира Кузаева исемендәге премия Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова белән яшь артист Илсур Хәертдиновка бирелде. Кадерле тамашачылар, җылы алкышларыгыз, театр сәнгатенә карата мәхәббәтегез өчен чиксез рәхмәт!", - ди театрның матбугат хезмәте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса