Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

7 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа 77 нче театр сезонын ача

Әлмәт театрында 77 нче сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды.

Сезон премьераларга, яңа проектларга, фестивальләргә бай булачак. Болар хакында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева җиткерде.

Директорның үсеш буенча урынбасары Ләйләгөл Минаева билгеләгәнчә, 77 сезонның төп саны "7" булачак, шул рәвешле аның белән бәйле күңелле сюрпризлар да көтелә. Премьералар да бу сезонда җидәү булачак. Шуларның берсен театр режиссеры Ильяс Гәрәев сәхнәләштерә. Журналистларга ул спектакльнең нечкәлекләрен бәян итте.

Мәгълүм булганча, үсмерләрнең, яшьләрнең Пушкин картасы белән спектакльләргә килү мөмкинлеге бар. Директорның тамашачылар буенча урынбасары Гөлназ Гыйззәтуллина аның өстенлекләре белән таныштырды.

Сезон 7 октябрьдә "Җил артыннан" премьерасы белән ачылачак. Спектакльдә төп рольне башкаручы Динар Хөснетдинов хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Матбугат конференциясендә театрда балалар өчен ачылган "Тылсым" студиясе хакында да мәгълүмат җиткерелде. Аның җитәкчесе Илсур Хәертдинов төркемнәрдәге эшчәнлек, планнары турында сөйләде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса