Реклама
Мәдәният. Сәнгать
Әлмәттә "Бер чатыр астында халыклар бердәмләшә" дигән чара узды
Әлмәткә халык иҗаты бәйрәмен «Созидание» иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү хәйрия фонды вәкилләре алып килде.
Төп максат-Татарстанда яшәүче һәр милләтнең мәдәниятен саклап калу, аларга бер-берсе белән танышу, шулай ук рухи чыганакларга ия булу мөмкинлеге бирү.
– Без пенсионерларыбызны берләштерергә, ә яшьләргә Татарстан – күпмилләтле республика дип искәртергә телибез. Биредә тарихи үткәне һәм мәдәни традицияләре төрле булган халыклар яши, әмма без барыбыз да бердәм. Һәм безнең проект аларны бер урында җыйды, - дип билгеләп үтте фонд директоры Анастасия Корсунова.
Концерт «Ветеран» тернәкләндерү үзәге бинасы каршындагы мәйданда узды. Тамашачылар алдында Югары Акташтан килгән кунаклар – «Баягине» мордва биюе бию коллективы, Кәләй мәдәният йортының «Каләем» халык фольклор ансамбле, Иске Суркинодан «Конфетти» чуаш бию коллективы чыгыш ясады, ә вокалчылар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар.
Чакырылган музыкант Рөстәм Хәлилов катнашучылар өчен саксофонда уйнады. Ә Әлмәт музыка көллияте студенты Милана Сюльдина ярдәме белән кунаклар домра – рус, украин һәм белорус кыллы музыка коралының балалайканы тышкы яктан хәтерләтүче яңгыравын ишеттеләр.
Чараны оештыруда шулай ук балалар һәм яшьләр эшләре буенча район идарәсе һәм «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды да ярдәм күрсәткән. Соңгысы балаларның декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсен оештырды һәм авторларга бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, оешма директоры Гөлнара Әюпова шәһәр осталар һәм һөнәрчеләр берлеге вәкилен дә чакырды, ул барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде. Ә фондка ярдәм итүче эшмәкәрләр бәйрәм кунакларына бушлай сувенирлар һәм тәм-томнар тапшырдылар.
Халыкларны берләштерүче чаралар циклы Татарстанның башка шәһәрләрендә дәвам итәчәк. Моннан тыш, проектны Благовещенск, Севастополь һәм Смоленск шәһәрләрендә тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа