Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт анимация мәктәбе командасы бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Әлмәтлеләрнең эше бөтенроссия дәрәҗәсендә 1100дән артык эш арасында билгеләнде.

Мәскәү кино йортында «Московский кораблик мечты» экран иҗат фестивале кысаларында бүләкләү булды. Әлмәттән «А1002» анимация мәктәбе командасы «Компьютер анимациясе» номинациясендә «Өчпочмак» мультфильмы өчен I дәрәҗә дипломга лаек булды.

 Бу ел саен үткәрелә торган чара экран киносы һәм анимацион индустриясе белән шөгыльләнүче барлык балаларны  җыя.

Апрель аенда бу эш «МиллиМультиFest» республика конкурсында «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә өченче урынны алган иде.

Студия җитәкчесе Розалин Кәримов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында «Өчпочмак» мультфильмы «Нокта» иҗат берләшмәсенең иҗат җимеше, дип сөйләде. Балалар педагог-мультипликатор Алексей Азоров җитәкчелегендә узган елның 1 октябрендә шөгыльләнә башлаганнар һәм бер айдан соң бу проектка керешкәннәр. Өч айдан соң, гыйнвар аенда, алар инде конкурска эш тәкъдим иткәннәр.

Мультфильмның уникальлеге шунда ки, ул төрле балалар тарафыннан ясалган. Идеяне алар үзләре уйлап тапкан, тулысынча үзләре режиссер булган, геройларны ясаган һәм үзләре үк рус һәм татар телләрендә яңгыраткан.
"Хәзер яшь мультипликаторлар конкурслар өчен яңа продуктлар булдырырга тели. "Мультфильмнар яки кыска метражлы кино төзүгә грантлар алу мөмкинлеге бар", - дип планнары белән уртаклашты


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса