Ул Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллыгына багышланган.
Экспозициядә 133 экспонат тәкъдим ителгән. Бу рәсем сәнгате генә түгел, ә скульптура да, шулай ук декоратив-гамәли иҗат та. Анда катнашырга 300 гариза килгән.
Күргәзмә классик һәм яңа карашны үз эченә алуы белән уникаль, чөнки анда сынлы сәнгать аксакалларының гына түгел, ә Мәскәү һәм Санкт - Петербург югары сәнгать уку йортларын тәмамлаган яшь иҗатчыларның эшләре дә тәкъдим ителгән.