Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Яңарыш чоры картиналары күргәзмәсе ачыла

19 декабрьдә XVI гасырның «Мадонна с младенцем“ уникаль картинасының мультимедиа күргәзмәсе ачыла.

Ул бөтен дөньяда Баккьякка буларак танылган Италия рәссамы Франческо Убертини тарафыннан иҗат ителгән. Картина Ленин ур., 69А адресы буенча урнашкан "Әлмәт" яңа белем бирү үзәгендә күрсәтелә. Чара “Татнефть” һәм “Зенит”банкы тарафыннан оештырыла.


Яңа “Әлмәт” үзәгенең цифрлы мөмкинлекләре ярдәмендә күргәзмәгә килүчеләр Ренессанс чорының башка осталары эшләре проекцияләрен дә күрә алачаклар.

Экспозиция, дүшәмбедән тыш, көн саен 10:00 дән 18:00 гә кадәр ачык булачак. Күргәзмә агымдагы ситуациядә тәкъдим ителгән чикләүләрне һәм куркынычсызлык чараларын катгый үтәп эшли. Билет бәясе 50 сумнан башлана. Аларны «Әлмәт» белем бирү үзәге кассаларында яки интернет аша сатып алырга мөмкин. Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат https://almet кart/сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса