"Әлмәт" КВН командасы "Әйдә ШаяРТ" фестиваленең финалына узган
Мәдәният. Сәнгать

"Әлмәт" КВН командасы "Әйдә ШаяРТ" фестиваленең финалына узган

Казанда татар КВН лигасының "Әйдә ШаяРТ" фестивалендәге 21 команданың берсе - "Әлмәт" КВН командасы.

Казанда татар КВН лигасының "Әйдә ШаяРТ" фестивале узган. 21 команда арасыннан 18 команда сайлап алынган. Алар 17 декабрьдә бу сезонның 1/8 финалында чыгыш ясаячаклар. Сайлап алу турын шәһәрнең “Әлмәт” КВН командасы уңышлы үткән. Бу хакта балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә хәбәр итә.