Оригиналь салат
Кирәк: 1-2 йомшак авокадо; 2-3 тозлы кыяр; 2-3 помидор; 200 г краб таякчыклары; 200-300 г креветка; тоз, борыч, тәмләткеч үләннәр, майонез.
Эш барышы:
Алдан креветканы суда пешерәбез (лимон согы өстәсәк тә була), суытып, чистартып куябыз. Барлык ингредиентлар озынча итеп турала. Салатны катлап ясыйбыз: авокадо, краб таякчыклары, помидор, тозлы кыяр, һәр кат өстенә майонез сөртеп барабыз. Салат өстенә майонез сылыйбыз һәм креветкалар тезеп чыгабыз, тәмләткеч үләннәр белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia