Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Киләсе ел татлы булсын өчен...

Яңа ел табынына әлеге татлы ризыкны әзерләсәгез, киләсе елда тормышыгыз татлы булачак!

Әлеге ризыкның рецепты бик җиңел, ә үзе тәмле килеп чыга. Безгә банан, сөтле шоколад (молочный) һәм таякчыклар кирәк булачак.


Бананнарны өлешләргә бүлгәләп (бүленмәгән килеш тә ярый) таякчыкларга кидерәбез һәм  эретелгән шоколадка чумдырып алабыз. Банан бөтен килеш шоколадта булырга тиеш. Шоколады катканчы, вак шоколад кисәкләре, чикләвек белән бизәргә мөмкин.


Десертны җылы килеш тә, суынгач та ашарга була. Тәмле булсын!

 

Фото:ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса