Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

"КЕРПЕ" САЛАТЫ

Үзенчәлекле, оригиналь салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк ингредиентлар: - 1 тавык түше ите; - 1 банка консервланган яшел борчак; - 5 данә йомырка; - 150 г каты сыр; - 0,5 банка зәйтүн җимеше; - 2 тырнак сарымсак; - 150 г майонез; - салат яфраклары.

Тавык итен пешереп, суытып, ваклап турыйбыз. Тирән савытка туралган тавык итен, яшел борчакны, пресс аша чыгарылган 1 тырнак сарымсакны һәм йомырка сарыларын бергә кушып болгатабыз.
Алдан ук юылып, киптерелгән салат яфракларын сай савытка тезәбез, өстенә әзер массаны салып, керпе гәүдәсе итеп ясыйбыз.

Йомырка агын һәм сырны эре кыргыч аша чыгарып, икенче тырнак сарымсакны сытабыз, майонез салып яхшылап болгатабыз. Әзер кушылманы шулай ук салатыбыз өстенә салып, керпе "гәүдәсен" эшләүне дәвам итәбез.

"Керпебезне" формаллаштырып бетерер өчен зәйтүн җимеше кирәгер. Алардан тиешлечә итеп керпенең энәләрен, борынын, күзләрен ясыйбыз.(фотоны карагыз).

Салатны табынга чыгарыр алдыннан, бераз суыткычта тотып алу яхшы булыр.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса