Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каймаклы пирог пешерү рецепты

Камыр: 1 стакан су, 1/2 кап маргарин, 1 йомырка, 1 кап (11 г) коры чүпрә, 1 кап ванилин, он, аз гына шикәр комы, тоз.

Эчлек (1 пирог өчен): 4 йомырка, 500 г каймак, 6 аш кашыгы шикәр комы.
Чүпрәле камыр басарга. 1 сәгать җылы урында тотарга.
Каймакка йомырка, шикәр комы кушып, шикәре эреп беткәнче тугларга.
Камырны ике өлешкә бүләргә (2 пирог өчен). Аларны 1 см калынлыкта, таба зурлыгында җәяргә. Кырыйларын күтәртеп, эчлекне агызырга. Җәем кырыйларын 1 см калынлыкта тасмалап кисеп, аларны бөгәргә кирәк.
Каймаклы пирогны уртача температурада духовкада пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса