Катлы камырдан вак бәлеш
200 г катлы әзер камыр, 200 г ит фаршы, 1 балкашык яшел тәмләткеч, 1 йомырка, бәлеш өстенә сылау өчен 1 йомырка сарысы.
Ит фаршына вакланган яшел тәмләткечләр, йомырка, тоз һәм борыч өстәп, яхшылап болгатырга.
Камырны бик юка итеп җәяргә һәм диаметры 5 см озынлыкта 48 түгәрәк кисеп алырга. 24 түгәрәкнең өстенә йомырка сарысы сыларга һәм үзәкләренә бераз эчлек салырга. Калган түгәрәкләр белән каплап, кырыйларын ябыштырып чыгарга.
Вак бәлешләргә йомырка сарысы сыларга һәм кырыйларына пычак яки чәнечке белән сырлар ясарга. Вак бәлешләрне алдан ук су бөркелгән табага тезеп, 220 градуска кадәр кыздырылган духовкада 15 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia