Карлыганны морс
1 стакан кара карлыган, 35 г шикәр комы.
Яңа җыелган карлыганны чистартып, җылы суда юабыз, яхшылап изәбез яки иләк аша чыгарабыз. Бу катнашмага бераз кайнаган су өстибез һәм марля аша сөзәбез. Калган җиләк изентеләренә су салып, 8-10 минут кайнатабыз һәм кайнатманы марля аша сөзәбез. Бу кайнатмага алдан сыгылган сокны һәм шикәр комы өстәп болгатабыз. 200 мл әзер морс килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа