Иртәнге чәйгә пирог
Камыр: он, 1 йомырка, 200 гр (сөт өсте) сливки, сыек май, чеметем тоз, шикәр комы. Эчлек: туралган алма, кабак һәм тәм кертү өчен бераз балан, шикәр комы, куе булсын өчен манный.
Камыр өчен бөтен ингридиентларны яхшылап болгатабыз һәм камыр басабыз. Ике җәймә җәябез.
Бер җәймәне майлы табага салабыз, өстенә эчлекне салабыз һәм икенче кисәк камыр белән каплап куябыз. Кырыйларын бөгеп чыгабыз.
Пирогны өсте кызарганчы пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia