Баллы кош теле
Мең дә бер киңәш

Баллы кош теле

Камыр өчен: 75 г эретелгән маргарин, 100 г сөт, 2 стакан он, бер чеметем тоз.

Сироп өчен:

1 стакан суга 1 стакан шикәр комы,
2 аш кашыгы бал.

Токмач камырына караганда, үзлерәк итеп камыр басабыз, ун минутка томалап тотабыз. Тагын бер кат басып, ун минут ял иттерәбез. Токмач камырыннан юкарак итеп җәябез.

5 минут киптерәбез. Бармак башын гына чылатып, җәймә кырыена су тидереп чыгабыз һәм 10 см киңлектә итеп камырны бөкләп төрәбез.

Аннан 1,5 см киңлектәге тасмалар итеп кисәбез. Баш-башларын чеметеп, ябыштырып куябыз. Әзер кош телләрен майга салып кыздырабыз.

Сироп кайнап чыккач, тагын 2 минут кайнатабыз. Кош телләренең бер ягын сиропка манып, дуршлагка кире яклары белән куябыз. Бераздан тәлинкәгә тезәргә дә мөмкин.

vk.com/suumbike