Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Специалист киңәше: июньдә бакчада нинди эшләр башкарырга?

Июнь – бакчачылар өчен мөһим ай. Томатларны ничек карарга, җиләк-җимешләрне ничек тукландырырга, корткычлардан ничек сакларга?

 Июньдә бакча  эшләре –  җәйнең беренче аенда нәрсә эшләргә?
 


 

Җәй башлангач, бакча  эшләре кимеми. Татарстанның «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова июньдә нинди эшләр башкарырга кирәклеген сөйләде.

1. Яшелчәләрне карау

✔ Чөгендер – кышка саклау өчен июньдә утырту уңайлы.
✔ Кәбестә – соң өлгерә торган сортларның үсентесен утыртыгыз.
✔ Шпинат, салат, редис – ике атна саен сибеп торырга мөмикн.

2. Томатлар һәм бакча үсемлекләрен карау

Артык ботакларын алып тору.
✔ Бәйләү – куакларны  бәйләү.
✔ Фитофторадан саклану – махсус препаратлар белән эшкәртү.

3. Җиләк-җимешләр белән эш

✔ Карлыган, кура җиләге, крыжовник – авыру ботакларны кисеп ташлау.
✔ Агачларны тукландыру – селитра яки мочевина кулланырга мөмкин.
✔ Корткычлардан саклану мөһим.

4. Корткычлар белән көрәш

✔ Медведка – бал белән тоткыч ясап, куу.
✔ Кырмыскалар – җиргә кайнар су сибү.
✔ Тлә – тәмәке, сабынлы су сибәргә яки биопрепаратлар кулланырга мөмкин.

5. Тукландыру 

✔ Бәрәңге – утап торырга.
✔ Яшелчәләрне азыкландыру – үсү тизлегенә карап:

  • Тиз үсүчеләр (редис, салат) – бер тапкыр тукландыру җитә.

  • Уртача үсүчеләр (томат, кабак) – бер тапкыр.

  • Озак үсүчеләр (кишер, суган) – 2-3 тапкыр.

6. Чүп үсемлекләреннән саклану

✔ Регуляр рәвештә чүп үсемлекләрен бетерү – яңгырдан соң утау уңайлырак.
✔ Тамырларны тулысынча алу – киләсе үсешләрен булдырмау өчен.

Иң мөһиме – вакытында эшләргә! Һәр операцияне дөрес вакытта башкару уңышлы уңыш җыюның төп шарты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса