Помидор үсентеләре яхшы үссен өчен
Мең дә бер киңәш

Помидор үсентеләре яхшы үссен өчен

Үсентеләрне гади эремә белән тукландырырга кирәк.

Помидор үсентеләре яхшы үссен, киләчәктә мул уңыш бирсен өчен катнашма:

Өч литр су алып, 250 мл сөт салабыз, аннары яхшылап болгатабыз һәм биш-алты тамчы йод кушабыз, тагын бер тапкыр болгатабыз.

Әлеге эремәне бер-ике сәгать бүлмә температурасында тотарга кирәк. Барлык помидорларның тамырларына тигез итеп сибәргә. 

Иң мөһиме - мондый тукландыруны пикировкадан соң гына куллану яхшырак! Моннан соң  помидор бик яхшы үсә, чөнки туклану үсентеләрне ныгыта һәм аның зур үсешенә китерә, бу ахыр чиктә уңышка яхшы  тәэсир итә.