Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Табиб яңа елда бирелә торган иң куркыныч бүләкне атады

Яңа ел - бүләкләр бирү вакыты.

Бүләкләрне аеруча балалар көтә. Ә әти-әниләр аларны сөендерергә тели. Бүләкне сайлаганда игътибарлырак булырга, моңа җаваплы карарга кирәк.

Педиатр  Ольга Татаркина Яңа елга бала өчен иң куркыныч бүләне атады. Бу кечкенә магнит шарлары конструкторы. Аларны йоткан очракта, баланың сәламәтлеге һәм хәтта тормышы өчен җитди куркыныч бар, дип яза «Известия».

"Ашарга ярамаганны да татып карау теләге төрле яшьтәге балаларны кызыктыра. Мондый магнит шарларының берсен йоту нәтиҗәләрен бетерү бик гади хәл ителә торган мәсьәлә. Ә менә ике һәм аннан да күбрәк шар йотылса, бала тормышына куркыныч яный", - дип кисәтә табиб.

Магнит шарларының тарту көче шактый зур. Ашказанына, аннары эчәклеккә эләгеп, магнитлар бер-берсенә тартыла. Эчәклек һәм ашказаны стеналары зарарлана, хәтта тишекләр барлыкка килә.

Иң куркыныч бүләкләр исемлегендә икенче урында пропеллер булган уенчыклар тора. Кечкенә бала йөзен яки бармагын  җәрәхәтләргә мөмкин. Балалар сәламәтлеге өчен куркынычны уенчык корал: пулялы пистолетлар, очлы  уклар, кылычлар тудыра.

Шуңа күрә бүләк сайлаганда игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса