Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Эштә отпускка кадәр түзәргә ярдәм итүче 3 киңәш

Әгәр дә эшкә көч юк икән.

Апатия һәм офиска барырга теләмәү һәрвакытта да ялкаулык билгесе түгел. Күпчелек очракта бу эш күп булу яки ару аркасында килеп чыга.

Әгәр тиз генә ял алу мөмкинлегегез юк икән эш һәм ял арасында баланс табарга ярдәм итүче кагыйдәләр белән танышыгыз.

Бер сәгатьлек төшке аш белән сигез яки аннан да күбрәк сәгать өзлексез эшләгәндә ару котылгысыз диярлек.  Аңлашыла ки, мондый график белән үзеңне робот кебек тоярга мөмкин. Ләкин, әлбәттә, эш артык күп булса да, сез графиккаһәр 2-3 сәгать саен биш минутлык ял кертә аласыз.

Бу мизгелләрдә күңелле нәрсәгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Бу дуслар белән хат алышу, алар белән сөйләшү, иң якын кафега кадәр бару, тынычланырга ярдәм итүче сулыш күнегүләре булырга мөмкин.  Алар белән эш көне, әлбәттә, тизрәк үтеп китәр.


Вакыт белән идарә итүне үзләштерегез

Еш кына без эш биремнәрен үти алмыйбыз, чөнки планны үтәмибез. Шуңа күрә дедлайннарны үтәмәү, стресс килеп чыга. Ә аннан соң арыганлык барлыкка килә. Моны булдырмас өчен, графикны төгәл үтәргә кирәк. Бер көн эчендә башкарылырга тиешле барлык эшләрне һәм  башкару өчен төгәл вакытны языгыз.


Бирем үтәлгәнче, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. 

Эш көнегездән күбрәк вакыт кирәклеген күрсәгез, моны җитәкчеләр белән сөйләшергә кирәк. Аңлатыгыз, сез өлгермисез, ә бу эффективлыкка тәэсир итә. 

Кайвакыт офистагы ару өйдән озын юл белән бәйле булырга мөмкин. Бу аеруча зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә еш очрый. Тыгынлыкта яки җәмәгать транспортында күп вакыт чыннан да күп көч таләп итә ала. Алда әле эш мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Билгеле, ял көннәренә бернәрсәгә дә көч булмаячак.

Кайберәүләр шулай ук көндәлек юлның күңелсезләнүе белән очрашалар: көн саен бер үк нәрсә кебек. Мәсәлән, офиска яңа маршрут буенча барыгыз, башка бару юлы сайлагыз. Барганда подкастлар, аудио китап яки музыка тыңларга мөмкин.  Иң мөһиме, иртәнге якта өйдән тизрәк чыгарга телисез, чөнки сезне юлда яраткан хоббиыгыз көтә.

Эшләгән эшегез сезгә бары шатлык кына китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса