Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Мул уңыш бирә торган кыяр сортлары

Иң югары уңыш бирә торган кыяр сортын сайлау җиңел түгел.

Соңгы вакытта орлык җитештерүчеләр шулкадәр күп сортлар һәм гибридлар тәкъдим итәләр ки, хәтта тәҗрибәле бакчачының да башы әйләнә. Ләкин сортларның характеристикалары белән танышкач, хәлләр бераз җиңеләя. 

Сортлы яки гибрид кыярлар була. Сортлыларын бер төрдәге үсемлекләрне катнаштырып алалар, ә гибридлар (пакетта F1 маркировкасы була) төрле төрләрне берләштерү нәтиҗәсендә чыгарыла.

Кыярның барлык төрләре дә 2 зур категориягә бүленә: теплицада үстерү өчен һәм ачык туфракта гына үсә торганнары була. 

Шулай ук категорияләр иртә, соң һәм уртача өлгерү чорына бүленә. Һәр төрнең үз өстенлекләре һәм кимчелекләре, карау үзенчәлекләре бар.

Теплица өчен югары уңыш бирә торган кыяр сортлары (теплицаларда тотрыклы һәм температура-дымлылык режимын саклау җиңелрәк, әмма серкәләндерүне исәпкә алырга кирәк):

 1. Мурашка

2. Динамит

3. Хрустящий ломтик F1

4. Матильда

5. Козырная карта

6. Кадриль

7. Матрица

8. Шарж

9. Алекс

10. Гирлянда

11. Гуннар

12. Директор

13. Лакомка F1

Теплицаларда кыяр үстергәндә серкәләндерү проблемалы булганга бакчачылар әлеге сортларны сайлыйлар, аларны серкәләндерергә кирәкми:

1. Гепард F1 - бактериозга һәм онлы чыкка чыдам.

2. Орфей F1 - үз-үзен серкәләндерә. 

3. Глафира F1 - кыярлар 20 см озынлыкка җитәргә мөмкин, күләгәдә дә яхшы үсә.

 

Ачык туфрак өчен югары уңыш бирә торган кыяр сортлары:

1.  Китайский император F1

2. Машенька F1

3. Первачок F1

4. Фонтан F1

5. Салатный герой F1

 

Кыярның иртә уңыш сортлары:

Авианс
Лабиринт
Люстик
Антисипатор
Батюшка
Веер
Гелиос

Аларны ябык грунтта үстерергә кирәк. 

Мул уңыш бирүче гибридлар:

 

  • ‘Алтайский ранний 166’;
  • ‘Муромский 36’;
  • ‘Зозуля’;
  • ‘Майский F1’;
  • ‘Родничок F1’;
  • ‘Апрельский F1’;
  • ‘Московский пижон F1’;
  • ‘Аванс F1’.

 

Күрүегезчә кыярларның төрләре дә, сортлары да бик күп. 

Сезгә нинди сортлар кирәклеген аңлар өчен, үзегезгә бу сорауларны бирергә кирәк:

Аларны ничек ашарга җыенасыз: салатта яки тозлы, маринадланган?
Кыяр кайда үсәчәк: ачык һавада, биек теплицада яки парникта?
Ничек тиз уңыш алырга телисез: яз башында, җәй көне, яисә көзгә кадәр кыяр җыярга теләк бармы?

Сортларны сайлаганда да игътибар итәргә кирәк:

Нинди төбәкләр өчен;
Ул авыруларга һәм гөмбәгә никадәр чыдам;
Уңышның  зурлыгына игътибар итегез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса