Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Прополис (тома балавыз) файдасын беләсезме?

Тома балавыз умарта оясын һәм бал кортларын бактериаль, вируслы һәм гөмбәле инфекцияләрдән саклый.

Прополис латинчадан «бал корты җилеме» дип әрҗемә ителә. Ул гөмбәчекләр, бактерия һәм вирусларны җиңәргә булыша. Грипп, туберкулез һәм дифтерия китереп чыгаручыларны юк итә.

Прополисның файдалы үзлекләре еллар дәвамында саклана ала, югалмый. 


Тома балавыз ашказаны җәрәхәтеннән ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, холестеринны төшерә, нурланыштан саклый. Сагыз кебек чәйнәп, ангина, фарингит, гайморит, ларингитны җиңәгә мөмкин.
 

Прополисны  рамнардан кырып алып, кечкенә кискләр ясап, җәй көне әзерлиләр һәм караңгы урында саклыйлар. 

Прополислы дару эремәсен әзерләү өчен 30-50 грамм  прополиска 70%лы 100 грамм спирт салалар, шуны берничә тәүлек  төнәтәләр. Мондый эремәне мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  1/3 стакан җылы сөткә 2-3 тамчы прополис тамызып бирергә була.

Бу эремәне стоматит, тешләр сызлаганда, аңкау бозылганда авызны чайкату өчен кулланырга була. 

Прополисны халык медицинасында җәрәхәт, яралардан, сөялне, бетчәләрне бетерү өчен дә кулланалар. Прополис иммунитетны да ныгыта. Панкреатит, ашказаны, бавыр авырулары вакытында спиртлы төнәтмәне сөткә тамызып берничә ай кулланалар (120 мл җылы сөткә 20 тамчы тамызып, 10 көн эчәргә). 

 Әлеге умарта продукты организмда кальций алмашуны нормальләштерә һәм нәтиҗә буларак сөякләр һәм буыннар ныгый. Спиртка салынган прополис артроз вакытында идеаль ярдәмче.

Прополис организмдагы холестерин дәрәҗәсен төшерә.

 Гинекологиядә дә кулланыла. Бу хатын-кызлар өчен кирәкле продукт. Менструация вакытында авыртуларны бетерә, бөтен циклны тәртипкә китерә, кан китүне туктата.

 Прополис маскалары ярдәмендә чәч үсешен тизләтергә һәм ныгытырга, шулай ук мимик җыерчыклардан арынырга мөмкин. Ул шулай ук артык авырлыкны киметү өчен актив кулланыла.

Әмма табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса