Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Эре чәчәкле обой зур бүлмәгә генә килешә

Обойның төсен сайлаганда бүлмәдә ничә тәрәзә, алар кайсы якка карый, шуңа игътибар итегез.

lТәрәзәләре көньякка караган бүлмә өчен куе төс сайларга мөмкин. Ә караңгы бүлмәне, киресенчә, җылы, якты төсләр балкытып җибәрәчәк. Бүлмә никадәр тар, стенасы тәбәнәк булса, обойның төсе дә шулкадәр якты булсын.

l Обойны - мебельгә яки мебельне обойга туры китерергә кирәк.

lВертикаль сызыклары булган обойлар түшәмне биек, ә горизонталь сызыклар тәбәнәк күрсәтә.

lЭре чәчәкләр төшкән обой зур залларга гына килешә. Кечкенә бүлмәләргә вак бизәклесен яки бөтенләй бизәге булмаганын алыгыз.

lОбой төсе өйдәге утларның урнашуына, яктылыгына бәйле. Мәсәлән, ялтыравыгы, рельефлары булганын «җылы» яки «салкын» төсмерле лампочкалар ярдәмендә төрлечә «уйнатып» була. 

lГадәттә, кибеттә обой - бер төсле, ә өйгә алып кайткач, бөтенләй башкача күренә. Болай килеп чыкмасын өчен, обойны кибетнең уртача яктылыктагы урынына алып барып карагыз.

lБалалар бүлмәсенә обойны аларның яшенә, кызыксынуына карап сайлагыз. Мәктәп яшендәге балалар бүлмәсенә чуар рәсемнәр, курчаклар, машиналар төшкәнен ябыштырырга ашыкмагыз. Болар дәрес әзерләгәндә фикер тупларга комачаулаячак.

lӘгәр кибеттә кайсын сайларга белми аптырап калсагыз, чәчәксез, рәсемсез, тыныч җылы төстәге, гади фактуралысын алыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса