Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яшелчәләрне саклау серләре

Суган белән сарымсакны тукыма капчыкларда, элеп куеп саклыйлар.

Шулай ук аларны капрон оек эченә тутырып эләргә дә, кечкенә агач рәшәткәле тартмаларда сакларга да мөмкин.

Иң мөһиме, суган белән сарымсакны күпләп өймәскә, юкса алар, һава кермәгәч, дымланып, чери башлый. Сарымсакны кәгазь пакетка салып, суыткычта, тоз белән аралаштырып, пыяла банкада да сакларга мөмкин.

 

Помидор - җылы ярата торган яшелчә, шуңа күрә аны бүлмә температурасында, мөмкин булса сабагында килеш сак-ларга кирәк. Кызарырга өлгермәгән помидорларның һәрберсен яхшылап корытып, тартмаларга тутыралар. Аска спиртка яки аракыга манылган кәгазь салып калдырырга һәм өстенә дә шундый ук кәгазь капларга киңәш ителә.

 

Кыярны, әлбәттә, кышка кадәр саклау мөмкин түгел. Вакуумлы контейнерга тутырып суыткычка куйсаң, аны бер айлап сакларга мөмкин.

 

Кәбестәне төбен кисеп атып, кирәксез яфракларыннан арындырып, киптереп, азык-төлек пленкасы (пищевая пленка) белән яхшылап төреп, салкынча урында саклыйлар.

 

Чөгендерне яхшылап юып, киптереп, башын кисеп атып, полиэтилен пакетларга салып, суыткычта сакларга була. Ул шулай ук дымлы ком белән аралаштырып салып, тартмаларда да яхшы саклана.

 

Керәнне саклау өчен иң кулай ысул - агач тартмага ком белән аралаштырып салу. Тартмага 8 см калынлыкта коры ком салалар, аннары бер-берсенә тиеп тормаслык итеп керәннәрне урнаштыралар. Алар өстенә 4 см калынлыкта ком сибеп, тагын бер кат керән салалар. Шул рәвешле берничә кат керән урнаштырырга мөмкин. Иң ахырдан 8 см калынлыкта ком белән каплыйлар.

 

Кабак коры, җылы һәм караңгылык ярата. Шуңа күрә аны җыеп алгач, берничә көн кояшта яхшылап киптереп, җылы урынга куярга кирәк. Әбиләр кабакны гомергә карават астында саклаганнар. Чыннан да, бу яшелчә өчен иң яхшы урын шунда. Аны шулай ук чистартып, кискәләп, туңдыргычларда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса