Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ә сез беләсезме?

Помидор ашарга кирәк

Хәзер помидор күпләп өлгергән чор. Бакчаларда нинди генә сортлы помидорларны күрмисең. Помидор ашау картаюдан саклый, чөнки ул  матдәләр алмашын яхшырта.

Глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнарга бай помидорда кан ясалышында катнашучы фолий кислотасы да күп. Моннан тыш, аның составында күзләргә уңай йогынты ясаучы каротин да бар.

Помидор матдәләр алмашын яхшырта. С һәм А витаминына бай булганлыктан, иммунитетны ныгыта.

Помидор ашарга яраткан кеше акрынрак картая, ди галимнәр. Ник дигәндә, ул организмдагы кислота-селте балансын җайга салырга ярдәм итә.

Помидор составындагы «ликопин» дигән матдә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ул бик көчле антиоксидант санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да булдырмый. Ликопин термик эшкәртү узган помидорда яңа өзелгәнендәгегә караганда күбрәк була. Никадәр озаграк пе-шерсәң, ликопин да шулкадәр күбрәк туплана. Шуңа күрә өйдә ясалган кетчуп, томат согы, томат соусларын куллану да файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса