Гөмбә җыю, саклау һәм әзерләү буенча киңәшләр
Киңәшләр беркайчан да артык булмый.
Гөмбәче колагына:
lурманга уңайлы өс һәм аяк киеме киеп барыгыз;
lкомпас алыгыз (телефоннарда да бар);
lгөмбәгә бару өчен иртәнге вакытны сайлагыз;
l90-100 см озынлыктагы таяк алыгыз.
Ничек җыярга?
lтаныш булмаган гөмбәләргә кагылмагыз;
lгөмбәне кисәргә түгел, җирдән борып алырга кирәк;
lталдан үргән кәр-зин кулланыгыз;
lкәрзингә гөмбәне эшләпәсе белән аска куегыз;
lартык өлгергән һәм иске гөмбәләрне җыймагыз.
Кайчан җыярга?
Августның икенче яртысыннан сентябрь азагына кадәр җыю хәерле. Бу вакытта ак гөмбә, җирән гөмбә, гөрәҗдә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе өлгерә.
Гөмбәне катнаш, ылыслы урманнардан, каенлыклардан эзләгез.
Кайдан җыймаска?
Шоссе, шәһәр эчендә гөмбәләр җыю тыела, чөнки андый гөм-бәләрнең зарарлы матдәләр белән концентрациясе гаять югары була.
Урман янгыннары булган, озак вакыт төтен сакланган урыннардан да гөмбә җыймыйлар. Җыйган очракта да, андый гөмбәләрне берничә көн суда тотып тору кирәк.
Радиация һәм химия тәэсирендә калган урманнардан гөмбә җыярга ярамый.
Иң тәмле гөмбәләр
Ак гөмбә, гөрәҗдә, җирән гөмбә. Шампиньон, майлы гөмбә, усак гөмбәсе. Кәҗә гөмбәсе, әтәч гөмбәсе, ал гөмбә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа