Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Редисны кайчан утыртырга?

Редис чәчәккә китмәсен, редис бирсен өчен нишләргә кирәк?

Редис вегетациянең кыска вакыты белән мәгълүм: орлык чәчүдән алып уңыш җыюга кадәр 4 атна чамасы вакыт кирәк. Шуңа күрә тотрыклы җылы көннәр башлану белән, яз дәвамында 7-10 көн саен, бер-бер артлы яхшы уңыш җыеп, редисны утыртырга мөмкин. Үстерелә торган сортларның күбесен язын, апрельдән башлап май азагына кадәр,  җәй көне (август аенда) дәвам итеп, өзлексез чәчәләр.

Яз көне редисны кояшлы урынга, ә җәй көне күләгәлерәк урынга чәчәргә кирәк. 

Редис өскә таба үсә үсеп, ә тамыры зураймый үсмичә торса, аңа яктылык җитми дигән сүз.

Орлыкны артык тирән дә утыртмагыз, 1,2-2,5 см тирәнлектә утыртылырга тиеш.

Редисның су яратуын да онытмагыз. Кичкә таба 1 кв метр мәйданга 10-15 литр су кирәк. Дым җитмәсә, редис коры, ачы була. 

Редис өлгерү белән аны җыеп алырга кирәк, туфракта озаграк торган саен ул катылана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса