Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Имбирь - тәмләткеч тә, дәва да

Имбирь – ачы һәм хуш исле тәмләткеч, шулай ук бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да.

Имбирь тамырының составында биологик актив матдәләр күп. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк.

Күп авырудан дәва

Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә, кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, күңел уйнавын баса, импотенция, ялкынсынуларга һәм аллергиягә каршы, балага узмау, аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла. Ул шулай ук үзәк нерв системасын стимуллаштыра, авыртуларны баса, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ялкынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, җәрәхәтләрне төзәтә. Диабеттан да булыша.

Ашказаны өчен файдалы

Имбирьдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбирь тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәвалану чарасы булып тора.

Ябыгырга булыша

Имбирь ябыгырга булыша. Диетологлар фикеренчә, ул матдәләр алмашынуын яхшырта, май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.

Акыл эшчәнлеген яхшырта

Имбирь канны сыеклату үзлегенә ия, димәк, ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.

Бактерияләргә каршы көрәшә

Имбирь - табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса, бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

С витамины чыганагы

Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Авырулардан профилактика да санала.

Энергия чыганагы

Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә анда кофеин да юк.

 

Рецептлар

  • Имбирьле чәй

2 бал кашыгы кара чәй, 0,5 литр су, 1 әфлисун, 0,5 бал кашыгы корица, 1 см чамасы имбирь тамыры, 2 канәфер, тәменчә бал.

Кара чәй төнәтеп, аңа әфлисун согы салабыз. Корица, канәфер, имбирь өстәп, тәменчә бал салабыз.

Салкын тиюдән

  • Чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбирь өстенә бал агызабыз, сүрән утта 15 минут пешерәбез. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирьлы бал салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз.

Күңел болганганда

  • 1,5 г имбирь тамыры порошогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;

Инфекцияләрдән саклану өчен

  • имбирь тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген әчесе беткәнче суырырга;

Авырткан җиргә компресс

  • кипкән имбирь тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына угычтан чыгарылган чи имбирь тамырын да кулланырга була;

Теш авыртканда

  • авыз эченең лайлалы катламы ялкынсынганда имбирь тамыры кисәген чәйнәргә.

 

 

 

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса