Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ләлә (тюльпан) суганчаларын утыртабыз

Туфрак температурасы 10° булгач, суганчаларны утырта башларга була. Бу сентябрь урталарына туры килә.

Туфрак 7° булганда, 3-4 атна эчендә алар яхшы тамырланып калалар. Утырту өчен дөрес вакытны каен агачына карап та белергә була - каен яфрак коя башлаган икән, димәк, аларны утырту өчен вакыт җиткән.

2 атна алдан түтәлне казып әзерләп куярга кирәк. Лалә чәчәге кояшлы, җилдән ышык урынны ярата. Язгы сулар җыелып торырлык урын булмасын.

Суганчаларны зурлыкларына карап, аерым утыртырга кирәк. Утыртыр алдыннан "Максим", "Фитоспорин" кебек препаратлар белән эшкәртергә онытмагыз. 1 сәгатькә сыек марганцовкалы суда тотарга да була.

3 суганча зурлыгы тирәнлегендә - 15 см тирәсе тирәнлектә утыртырга кирәк.
Рәт аралары 15-20 см, ә суганча аралары 10-15 см булсын. Утырткач су сибәргә кирәкми, ул эш көзге яңгырларга калсын. Яз көне әлеге җирне казымас өчен, лаләләр утырткан урынны билгеләп куярга онытмагыз.

Лаләләрне зур бер түтәл итеп тә, бәләкәй утрау итеп тә үстерергә була. Ә иң уңайлысы - пластмасс кәрзин яисә тартмаларга утыртып калдыру. Болай иткәндә икенче елга тагын казып алырга җиңел булачак һәм суганчалар югалмый. Тартма биеклегендә чокыр казып, шунда тартманы урнаштырырга, төбенә балчык салып суганчаларны тезәргә һәм балчык белән күмеп куярга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса