Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Авыл халкы инопланетяниннардан курка

Авылда яшәүчеләр инде бер ай алардан зарлана.

Перудагы кечкенә авыл халкы инде бер ай "чит планеталылар һөҗүме" турында зарлана, дип хәбәр итә Al Rojo Vivo каналы.


Хәбәрдә әйтелгәнчә, полиция Лимадан төньяк-көнчыгышта яшәүче Никиту кабиләсе вәкилләренең белдерүен карый. Алар "ике метрлы, зур башлы һәм сары күзле җан ияләре" һөҗүменнән зарланалар.

Монда яшәүчеләр хакимияттән  бу сәер һөҗүмнәр булган төбәккә армия җибәрүен сорый.

Аларның сүзләренчә, җан ияләре утлы кораллардан курыкмый һәм үз теләкләре белән юкка чыга ала.


Кайбер мәгълүматлар буенча, "инопланетяниннарның" берсе 15 яшьлек кызга һөҗүм итә, аның муенын сыдыра.

Ә сез ышанасызмы?

 

РИА НОВОСТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса