Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кызыклы дөнья

Бер бәрелештә - 65 танк.

1941 елның 19 августында танклар ротасы командиры Зиновий Колобановның 5 танктан торган экипажы бер көндә немецларның Ленинградка һөҗүм итүче 65 танкын кырып бетерә.

 

Сахара

 

Сахара чүле  - дөньядагы иң эссе чүл. Ә моннан 6000 ел элек бу урында куе тропик урман җәелеп киткән булган, туктаусыз яңгырлар коеп торгач, төрле төрдәге биек-биек үсемлекләр үскән.

 

Иң озын маршрут

 

Дөньядагы иң озын троллейбус маршруты 96 чакрымны тәшкил итә. Ул Симферополь шәһәрен Алушта һәм Ялта белән тоташтыра. Юлның кайбер участокларында бер троллейбусның икенчесен узып китә ала торган урыннары да бар.

 

Коңгызга - һәйкәл

 

Алабамадагы (АКШ) Энтерпрайз шәһәре кешеләре мамык коңгызына һәйкәл куйганнар. Бервакыт коңгыз кырдагы бөтен уңышны юк иткән, һәм фермерлар арахис бизнесына күчкәннәр. Бу үзгәреш бик күпләргә байлык китергән. Менә шуннан соң алар, рәхмәт йөзеннән, коңгызны шулай зурларга карар иткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса