Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Менә сиңа мә!

Үзе бай, үзе сукбай

Бамбук тиз үсә

Дөньяда иң тиз үсә торган агач - бамбук.

Аның меңнән артык төре бар. Кайберләре көненә 90 см га кадәр үсә икән.

Плутон озак әйләнә

Плутон планетасын 1930 елда ачканнар.

Шуннан бирле ул Кояш тирәсендә бер әйләнеш тә ясарга өлгермәгән әле. Моның өчен 248 ел кирәк икән. Димәк, Плутон Кояшны 2178 елда гына әйләнеп чыгачак.

Швециядә яшәгән Курт Дегерман тарихка иң бай сукбай булып кереп калган.

Юкса ул мәктәптә бик яхшы укый, әти-әнисе аңа зур өметләр  баглый. Әмма үсмер чагында аның рухын сындыра торган ниндидер вакыйга була. Ул мәктәпне дә ташлый, әти-әнисеннән һәм туганнарыннан да читләшә. Иске велосипедына утырып, ертык чалбардан бер урыннан икенче урынга чабып йөри, чүп бакларыннан пыяла шешәләр һәм алюминий банкалар җыя. Аларны капчыкка тутыра да махсус кибеткә илтеп сата. Акчасын теләсә нәрсәгә туздырмый, 30 ел эчендә хәйран зур капитал туплый. Курт 2008 елда 60 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Аның Швеция банкында 1,5 млн евро, үзе янында 450 евро акчасы, 124 алтын коелмасы калуы ачыклана. Үзе сәламәт чакта ук ул аларны туганнарына васыять иткән була.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса