"Тәмле җәй" бәйгесенә Ландыш Гайнетдинова кушылды
Бәйге

"Тәмле җәй" бәйгесенә Ландыш Гайнетдинова кушылды

Җәй, аның сый-нигъмәтләре, урман, табигать белән бәйле фотосурәтләрне безгә җибәреп, "Әлмәт таңнары"ның кызыклы бүләген сез дә ота аласыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 3 августка кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Тәмле җәй" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.