Реконструкциядән соң Бигәш һәйкәле ачылды
Бүген Бигәштән Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар хөрмәтенә салынган һәйкәлне реконструкциядән соң ачу тантанасы булды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт районы ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов чыгыш ясады. Әлеге мемориаль комплексны төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә Айрат Ринат улы зур рәхмәтен белдерде.
Бигәш авылыннан фронтка 507 кеше китә. Шуларның нибары 275 е генә исән килеш туган якларына кайта. Чарада аларның батырлыгына багышлап концерт номерлары күрсәтелде. Гадәттәгечә, бәйрәм мемориаль комплекска чәчәкләр салу белән тәмамланды. Георгий лентасы формасында ясалган шарларны һавага очыру да бигәшлеләр күңеленә хуш килде.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia