Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә Сабантуй гөрләп узды [+ФОТОЛАР]

Соң булса да, уң булсын дигәндәй Әлмәттә дә милли бәйрәмебезне гөрләттек. Көнне яңгырлы була дип куркытсалар да, һава торышына карамый бәйрәмгә килүчеләр оттырмады - матур көнгә куанып рәхәтләтләнеп күңел ачтык. Быелгы Сабантуй, гомумән дә, отышларга бай булды.

Тракторчыларга дан

Һәр елдагыча Әлмәт җитәкчелеге Сабантуй кунакларын кызыктырырлык сюрпризлар әзерләргә тырыша. Быел үзәк мәйданга килүчеләрне яңа авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли ишегалды күренешләре, күпсанлы сәүдә нокталары, төрле милләтләрнең туй йолалары, балалар өчен махсус уен мәйданчыгы, ат чабышы алдыннан халык яратып өлгергән джигитовка, шулай ук күренекле эстрада җырчылары Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Радик Юлъякшин концертлары көтеп торды.

Сабан туе, ни генә дисәң дә, авыл хезмәтчәннәренә дан җырый торган тырыш халкыбыз бәйрәме. Шуңадырмы, быел бәйрәмне оештыручылар хуҗалыкларның төп хезмәт коралларын алыштырган гап-гади тракторга һәйкәл куясы итте. Беренчедән, узган елдагы кебек иң алдынгы хуҗалыкларның иң яңа, заманча техникасын тотып, хәтта ки тракторчы кабинасына утырып карарга да була иде. Бу ир-ат һәм бала-чага өчен иң шәп аттракцион булды дисәң дә ялгышу булмас. Икенчедән, өченче ел инде кунакчыллыгын расларга күнеккән әлмәтлеләр быел бавырсактан зур трактор ясап, кунакларны сыйлады. Әлмәт икмәк заводы хезмәткәрләренең тырышлыгы алдында баш иясе генә кала - Сабантуй кунаклары иң күп фотога төшкән объект та, барлык кунакларга җитәрлек сый да шул булды. Моннан тыш, театральләштерелгән Сабантуйны ачу тантанасында да барлык вакыйгалар мәйданны ураган чын трактор тирәсендә кайнады. Әлмәт театры артистлары, «Әлмәтем», «Мириданс», «Казан», «Нардуган» бию ансамбльләре белән беррәттән күмәк тамашада авыл Мәдәният йортлары һәвәскәрләре, мәктәп укучылары да чыгыш ясады.

Сабантуй кунакларын район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов сәламләде. Казан кунагы республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.

Бәйрәмнең төп өлеше - авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү. Быел сәхнә түрендә ел дәвамында иң югары уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, механизаторлар һәм терлекчеләрне бүләкләделәр.

Джигитовка, зоопарк, уеннар

Ачылу тантанасыннан соң, үзәк мәйданны көтеп алынган эстрада җырчылары карамагында һәм профессиональ спортчыларга калдырып (биредә, гадәттәгечә, армспорт, колгага менү, парлап утын кисү, олы тәгәрмәч әйләндерү, йөк арбасы тарту, аркан тартыш ише физик көч таләп итә торган тамашалы уеннар оештырылды), халык ипподромга һәм балалар мәйданчыгында агылды.

Милли көрәш кебек үк халыкның иң яраткан, күркәм гореф-гадәтеннән саналган ат чабышлары тамашачылар күплеге белән аерылып торды. Ярышлар быел да «Дҗигитовка» дип аталучы чыгышлардан башланып китте. Ат өстендә гимнастик һәм акробатик трюклар ясап, халыкны шаккатырган команда бу юлы Яр Чаллының «Тулпар» ат спорты мәктәбеннән килгән иде. Ике егет һәм ике кыз кылыч-сөңгеләр белән дә, чабып барган аттан төшеп, янә күтәрелеп тә, янып торган каршылык аша сикереп тә тамашачыларның көчле алкышларында коенды.

Балалар мәйданчыгында нәни әлмәтлеләр рәхәтләнде, ичмасам! Биредә бергәләп рәсем дә ясадылар, махсус спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр үзләренең көчен дә сынады. Капчык киеп, көянтә-чиләкләр асып, тәгәрмәч әйләндереп, чуен ташып йөгерешеп, капчык сугыштырып беләкләрен ныгытты малай-кызлар. Быел бирегә килүчеләр тотып карый торган зоопаркны күреп куанды. Казлар, сарыклар һәм кәҗә балалар өчен үзенчәлекле уен аттракционын хәтерләтте. Башка еллардан аермалы буларак «Нефтяник» хоккей клубы үз мәйданчыгын булдырган иде. Биредә хоккей сөюче әлмәтлеләр үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карады.

Сабантуй кунакларын район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов сәламләде. Казан кунагы республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.

ЛАЕКЛЫ БӘЯ

  • Татарстан Президенты Указы нигезендә озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен «Кичүчат» ҖЧҖ директоры Җәлил САФИУЛЛИНга «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде. Токарликов исемендәге ААҖ савымчысы Тамара ЮРТОВАга ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, «Ярыш» ҖЧҖ баш хисапчысы Гөлназ МӨХӘММӘДИЕВАга - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау Грамотасы тапшырылды.
  • «Кыр батыры - 2017» исемен Токарликов исемендәге хуҗалык механизаторы Родион КОРЫЧБАЕВ яулады. Иң яхшы хуҗалык дип табылган «Актау» ҖЧҖ җитәкчесе Данис ХӘБИБУЛЛИНга «Нива» машинасы ачкычы тапшырылды.
  • Сабанчылар бәйгесе җиңүчесе Искәндәр САЛИХОВ («Актау» ҖЧҖ), сыер савучылар конкурсы җиңүчесе Ирина МИРОНОВА да (Токарликов ис. ААҖ) бүләкләнде.

Бәхетлеләргә - кыйммәтле бүләкләр

Әллә һава торышына бәйле рәвештә халыкны җыярга теләп, әллә бүләкләр күплегеннән уеннар җитмәгәнлектән (бәйрәмне оештыруда өлеш керткән иганәчеләр барлыгы 1500 дән артык бүләк әзерләгән) Сабантуйны оештыручылар алдан ук мәйданга килүчеләр арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачагын хәбәр иткән иде. Бәйрәм азагында гына булачак лотереядә бәхетен һәркем сынап карый алачак дисәләр дә, шәхсән миңа алдан әзерләнгән 6000 билеттан өлеш чыкмады. Шулай да бу тамашаны күрүем белән дә канәгать калдым.

Лотереяда 23 кыйммәтле бүләк уйнатылды - 5 сок чыгара торган машина, 5 триммер, 5 бензопила, 7 велосипед һәм мотоблок. Бәхетен бәйрәм азагына чаклы көтәргә түземлеге калучылар сынап карый алды. Нәтиҗәдә төп бүләк - мотоблок 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, ике бала әнисе Гүзәл Кәримовага эләкте.

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Әлмәт районының иң чиста һәм төзек торак пункты бәйгесе җиңүчеләре:

  • I урын - Миңлебай авыл җирлеге
  • II урын - Яңа Нәдер һәм Чуаш Сәрәне авыллары
  • III урын - Борискино, Васильевка һәм Елховой авыл җирлекләре

Бу юлы башка еллардан аермалы буларак «Нефтяник» хоккей клубы үз мәйданчыгын булдырган иде. Биредә хоккей сөюче әлмәтлеләр үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карый алды.

Ильяска тиңнәр юк!

Күренекле якташыбыз - исеме дөньякүләм билгеле булган Ильяс Галимовны мәйданда спорт киеменнән күрүчеләр өчен абсолют батырның кем булачагы көн кебек ачык иде. Фаразлар тормышка ашканчы Сабантуйның кульминацион ноктасы булган милли көрәш кызганнан-кыза барды. Җиңел, тыгыз гәүдәле яшүсмерләр һәм яшьләр арасындагы уенны күзәтү тамашачыларга да, бу спорт төренең җанатары булган һәвәскәрләргә дә күңел рәхәтлеге бирде, үз гәүдә авырлыкларында беренче өч урынны алган егетләрне мәйдан алкышларга күмде.

Зур келәмгә чыгуына 20 ел булган дәвердә Ильяс дистәләгән җиңү яулаган, машиналар, Самарада фатир откан, Хаҗга юлламага ия булып, әнисе Зөһрә ханымга изге сәфәр кылырга мөмкинлек тудырган.

- Күпләр бу кадәр автомобильне нишләтәсең дип сорарга ярата. Чынлыкта, Әлмәт мәйданында яулаган машиналарымны сатып, үзебезнең каланың данын яклаган, командага баллар өстәгән батырларыбызга, тренерларга өлеш чыгарам, - ди пәһлеван.

Ә инде зур спортка кагылышлы алдагы планнарына караганда, Ильяс болай ди:

- Мәйданны кайчан калдыра микән дип борчылучыларга җавабым кыска - кайчан мине келәмдә аркама салалар, шунда мин спортны калдырам!

Көрәшчеләрнең егәрлекләренә караганда, 145 кг авырлыктагы Ильяс Галимовны җиңәрдәй кыюлар әлегә тумаган, күрәсең!..

Ильяс Галимовның Сабантуй келәмендәге җиңүләре һәм бүләкләре:

  • Европа Сабантуенда - 3 җиңү
  • Федераль Сабантуйда - 2 җиңү
  • Республика Сабантуенда - 12 җиңү
  • Әлмәт келәмендә - 12 җиңү

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса