Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Республика прокурорлары арасындагы 2нче спартакиада кысаларындагы төбәк ярышлары башланды

Бүген республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге прокурорлары "Татнефть" ААҖ спорт комплексына җыелды.

Республика прокурорлары арасындагы 2нче спартакиада кысаларындагы төбәк ярышларына Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән хокук сагында торучылар килде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, узган ел да төбәк ярышлары һәм республикакүләм бәйге калабызда уздырылды. Ул чакта көньяк-көнчыгыш төбәге прокурорларының җыелма командасы Татарстан буенча икенче урын яулаган иде. Әлеге мизгелләрдә спорт комплексында өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, шахмат, мини футбол буенча ярышлар бара. Якташларыбызга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250